#ТатарстанныңЯхшыХәбәрләре акциясе башланды

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

5-11 сентябрь көннәрендә Татарстанда “Игелек атналыгы” акциясе уза. Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үтәчәк. Күп кенә танылган татарстанлылар әлеге акциягә кушылды да инде.


“Игелек атналыгы”ның күркәм идеясен Instagram һәм “ВКонтакте” социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләрендә “#ТатарстанныңЯхшыХәбәрләре” акциясенең башлануы хакында игълан иткән “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин да хуплады. “ТАТМЕДИА” АҖ акциясенең максаты – чын мәгънәсендә ярдәмгә мохтаҗларны бәхетле итүче игелекле затлар хакында бөтен республикага сөйләү.

“#ТатарстанныңЯхшыХәбәрләре” акциясендә үзенең игелекле гамәле йә булмаса якыннары яки дусларының ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтүе хакында сөйләргә теләгән һәркем катнаша ала. Яхшы хәбәр белән бүлешүе бик җиңел – моның өчен “Татар-информ” агентлыгының “ВКонтакте” (vk.com/tatarinform) социаль челтәрендәге төркеменә кереп, “Яңалык тәкъдим итү” төймәсенә басарга һәм игелекле гамәл турында җентекле мәгълүмат җибәрергә кирәк. “Татар-информ” журналистлары юлланган хәбәрне республиканың әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгының төп сәхифәсендә урнаштырачак.

Игелек кылырга ашыгыгыз һәм бу хакта безгә дә сөйләгез, без исә аны бөтен Татарстанга җиткерәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International