Әгерҗенең 21 сан алучысы 9594 объектны исәпкә алды

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе төгәлләнде.  21 сан алучы районыбыздагы 9594 объектны исәпкә алдылар. Аларның һәрберсе көнгә 10-15 хуҗалыкта булдылар. Сан алучылар мал-туар, кош-корт, җир кишәрлекләрен, бакчадагы яшелчә, җиләк-җимеш агачларын теркәделәр.

Бөтенрәсәй авыл хуҗалыгында сан алу төгәлләнү уңаеннан Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев бу мөһим кампаниядә катнашучыларга Рәхмәт хаты юллады. Анда түбәндәге юллар бар:

“Сез бу кампания барышында йорт мәшәкатьләрегезне читкә куеп, көннәр буе гаиләгездән аерылып,  бик киеренке шартларда сан алу эшенә бар тырышлыгыгызны куеп, намус белән эшләдегез. Вакыт белән исәпләшми эшләвегезнең нәтиҗәсе күз алдында. Әлеге мөһим эшне вакытында төгәлли алдыгыз. Илнең нәтиҗәле агросәнәгать сәясәтен булдыру өчен сез башкарган сан алу эше гаять мөһим роль уйный.  Зур хезмәтегез өчен  бай тәҗрибәле, тынгысыз җитәкче Әлфия Тимкина кул астында эшләүче Әгерҗе районы статистика бүлегенә һәм барлык сан алучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет телибез“.

Статистика бүлеге җитәкчесе Әлфия Тимкина да сан алу кампаниясендә катнашкан һәркемгә, шул исәптән мәгълүмат биргән район халкына да рәхмәт юллый:

“Сан алуга әзерләнүдә һәм аны нәтиҗәле итеп үткәрүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Бу мөһим эшне башкарып чыгу җиңел генә булмады. Әмма без бердәм булып, барлык авырлыкларны җиңә алдык, алдыбызга куелган бурычларны намус белән үтәдек. “

P.S. Бөтенрәсәй авыл хуҗалыгында сан алу нәтиҗәләре 2017 елның өченче кварталында билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International