Әгерҗедәге Заводская урамында ачылган Ләбиб Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында төрле түгәрәкләр оештырыла.
Биредә зурларны һәм балаларны вокал, хореография, оста куллар, АБВГДЙК, пневматик автоматтан ату түгәрәкләренә көтәләр. Шулай ук ирекле йөрү түгәрәгенә язылып, төрле күңел ачулар, уеннарда катнашып, ялыгызны файдалы итеп үткәрә аласыз.