Әрем авылдашларын җыйды

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Авыл көннәре, авылдашлар очрашулары хәзер матур гадәткә кереп бара.  Варклед-Авыл – Әремдә дә булды  мондый бәйрәм. 

Дус, бердәм бу авыл

Бүгенге көндә  43 кеше яшәгән 13 өйле  авыл ул көнне 100дән артык         авылдашын кабул итте. Читтән генә күзәтеп торам:  машиналар кайта тора, авылдашлар бер-берсе белән туганнар кебек кочаклашып күрешәләр. Туганнар кебек дигәннән, кечкенә авылда алар бар да туганнар кебек. Шатлык-сөенечләр дә, кайгы-хәсрәте дә уртак монда. Коръән ашларыннан,  ифтар мәҗлесләреннән дә, туй-юбилейлардан да бер-берсен калдырмый алар.   1 Майда барысы бергә җыелеп карга боткасы пешерәләр. Авылдашлар очрашуын уздыру уен  да  нәкъ  менә шул Карга боткасында Тәнзилә  Марданова тәкъдим иткән. Тәкъдим итү бер нәрсә, аны башларга, башкарып чыгарга да кирәк. Бу эшкә  Кәрәмиев Мәхмүт абый һәм  Разыя апаларның балалары Ильяс,  Рәхилә,  Шайхеләхмәтов Салихҗан  абый һәм Ләйсирә апаның киленнәре Физалия   һәм Лилия  күп көч куйдылар.  Һәм менә нәтиҗәсе:  авыл үзәге гөрләп  тора . Ак яулыклы, түбәтәйле  әби-бабайлар да, яңа тәпи баскан нәниләр дә бар да биредә. 

Ни өчен Әрем?

Авылның рәсми исеме Вәркләд-Аул булса да, һәркем яратып, үз итеп, безнең  Әрем дип атый  аны. Җыен мәйданы уртасында да  биек булып,  авыл символы   әрем үсеп утыра иде. Хәтта аны шарлар белән бизәп куйганнар. Шунысы кызык:  Салихҗан абый белән Ләйсирә апа җәй башыннан бирле бакчаларында бу әремгә сулар сибеп үстергәннәр дә шул көнне генә бирегә күчереп утыртканнар. Нигә авыл исеме Әрем?  Үзенә күрә риваяте дә бар.  Бу авылга килгән бер Көчек агае атын тугарып  җибәргән һәм әрем арасына кереп киткән малкаен таба алмыйча,  арбага үзе җигелеп:  ”Нинди Бәркләд-Аул булсын бу,  Әрем бу, Әрем”, – дигән. Ә бүген менә шул махсус үстерелгән әремнән башка авылда әрем күрмәссең. “Кара әле, тоташ  алма бакчаларыннан гына тора бит безнең авыл.  Иртән чыксаң,  гел  алма исе”, – дип әйтеп алды Ләйсирә апа. Әллә шул алма ашап, алма исен иснәп яшәгәнгә, сөбханаллаһ, кешеләре дә чибәр, озын гомерле бит Әремнең. Ун мәртәбә  зуррак булган безнең Яңавылда да озын гомерлеләр ул кадәр   юк. Ә монда яшьләре сиксәннән узган, илле-алтмыш елдан артык бергә  гомер кичергән өч гаилә бар. Әнә,  очрашуга да парлап килгән алар:  Кәрәмиев Мәхмүт абый һәм Разыя апа, Илалетдинов  Морат  абый һәм Рабига апа, Шәйхеләхмәтов  Салихҗан  абый һәм Ләйсирә апа.

Кайтмый калып буламы соң....

Лилия Вилданова-Рәсүлева белән Рәмзил Гаянов очрашуны бик матур башлап җибәрделәр.   Яңавыл имам-хатибы хаҗи Билал хәзрәт  чыгыш  ясаганнан соң,  мәрхүм авылдашлар  рухына Коръән аятьләре укыды.  Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Миңнехәлил  Ногуманов,  Әрем егетләре –  озак еллар колхоз рәисе булган Ильяс Кәрәмиев, Алабугада яшәүче Равил әфәнденең дә чыгышлары күңелләргә сары май булып ятты. Тәнзилә апа Гыйльметдинованың чыгышы әремлеләр күңеленә аеруча хуш килде.   Удмуртиянең атказанган  медицина хезмәткәре Тәнзилә ханым  изге эшкә – авылның тарихын барларга алынган.  Ходай кушса, киләчәктә әремлеләрнең   авыл  тарихы, кешеләре турында  үз китаплары да булыр әле.

–       Яшь тә өлкәнәйгәч, туган авылыма сирәгрәк кайтам. Ә менә очрашу турында ишеткәч, кайтмый кала алмадым, – дип сүзен башлады Ижауда яшәүче Булат абый Илалетдинов. – Сугыш чоры малае мин. Авырлыкларны күп күрергә туры килде. Әрем халкы һәрчак бергә  булды. Менә бу тупыл агачларын сугыш беткән елны утырттык, миңа унбиш яшь иде, – диде ул,  авыл урамы буйлап тезелеп киткән агачларга күрсәтеп. 

Авылның 95 яшьлек килене

Мәйдан түренә чыккан  апаны  сугыштан соңгы елларда Яңавыл мәктәбендә физика укыткан Әрем килене  Мөнәвәрә  Яхина дип таныштырдылар. Еллар узса да, зыялылыгын югалтмаган Мөнәвәрә апага карап, бер мәлгә сүзсез калдым. Янымда басып торган Рәйсә апа Шакирова: “ Минем дә укытучым ул. Өч елдан артык  сугышта булган, әмма беркайчан  да  бу турыда  сөйләгәне булмады”,– дигәч, аңа карата ихтирамым  тагы да артты. Ә ул, әйтерсең, яңадан яшьлегенә кайткан: “Миндә укыган укучылар, минем яныма чыгыгыз әле”, – диде.  Укытучыларга хас  тәлапчәнлек тә, ярату, үз итү дә бар иде бу чакыруда. Һәм чыкты  укучылары. Кочаклашып күрештеләр, сөенешеп гәпләштеләр. Ире Сөббух абый вафат булгач,  туган авылына –  Кырындысына  кайтып  кит улә.  95 яшьлек  Мөнәвәрә апа  бүгенге көндә дә анда яшәүче хөрмәтле  сугыш һәм мәгариф ветераны.

Һәр авылдаш чын күңеленнән үз хисләре белән уртаклашты.  Әнә, Резидә ханым туган нигезе буш булганга моңсуланса да, авылдашлары белән очрашуга сөенеп кайткан. Хисләрен җыр белән җиткерде ул.

         Җырга-моңга беркем дә  битараф була алмый шул. Гомере буе моңга гашыйк, һәр мәдәни чараның түрендә булган Альберт абый Хәмидуллин сузган җыр  мәйданга гына сыймыйча,  әкрен генә  туган  авылына  җәелде:

                  Җидегән чишмәләрдә җиде улак,

Челтер-челтер ага көмеш су,...

     Очраштырдың, кавыштырдың, Әрем

 Бәйрәмдә, әнә шулай, моңаеп та, җырлап-көлеп тә алдылар, рәхәтләнеп гөрләштеләр, хәтер сандыкларын актардылар. 

....Агачлар арасыннан  борыннарны кытыклап тәмле пылау,  аш исе тарала. Салихҗан абыйның кече улы Инсаф, кулына зур агач кашык тотып, зу-у-р казан тирәсендә кайнаша Дулкынлануы йөзенә чыккан: “Тәмле булырмы?!  Кунакларга ошармы?!”  Ул арада кунакларны табын янына чакырдылар.  Табыннар муллыктан сыгылып тора.

Чын мәгънәсендә кече сабантуй булды бу көнне Әремдә. Ә аны оештыручы Салихҗан абыйның  уртанчы улы Мәгъсүм – егерменче җәйге ялын туган кырларында комбайнда эшләп уздыручы ир- егет –  авылдашлар очрашуы өчен махсус ял алган.

Дүрт елдан  туган авылларының 100 еллык юбилеенда очрашырга сүз куешып таң алдыннан гына таралыштылар әремлеләр.                      

Розалия КӘРИМОВА.

Әрем–Яңавыл.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International