“Авангард“ кинотеатры бинасында район башлыгы Валерий Макаров һәм “Бөтенроссий халык фронты“ның Татарстан төбәгендәге башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хөснуллин ятимнәргә фатир ачкычлары тапшырдылар. Менә алар, фатирлы булган бәхет ияләре: Диана Семенова, Әлфинә Сәлимова, Рузана Исламова, Айдар Вәлиев. Аларның барысына да фатирлар Энгельс урамындагы йорттан бирелгән. Инде шушы көннәрдә өй хуҗалары яңа фатирларына күченә дә башлаячак.