Әгерҗедө һәм авылларда референдум 20 ноябрьдә узачак

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Үзара салым буенча референдум киләчәктә Татарстан авыл җирлекләрендә бер көнне – ноябрьнең өченче якшәмбесендә узачак. Быел ул 20 ноябргә туры килә. 

Бу карар Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы Президиумының чираттагы утырышында каралды.

Быел үзара салым җыюга кагылышлы референдумнар үткәрелгән иде инде. Көз көне аларны янә кабатлауның сәбәбе җитди: киләсе 2017 елда да дәүләт вәгъдә иткән субсидияләрне вакытында алу.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстанда халык җыйган һәр 1 сум үзара салым акчасына Хөкүмәттән 4 сум өстәп бирелә. Ләкин документлар әйләнешен көтеп, ул акчаларны алу һәм аны алдан халык белән килештерелгән эшләрне башкаруга тоту шактый озак вакыт таләп итә. Нәтиҗәдә, көз-кыш айлары җитеп, төзелеш белән бәйле эшләр ахыргача төгәлләнми кала.

Үзара салым акчалары, нигездә, юллар төзелешенә, зиратларны, яшәгән җирлекне төзекләндерүгә, су белән тәэмин итүгә, урамнарны яктыртуга тотыла. Әгәр быел ноябрьдә референдумнар оештырылса, аның акчаларын киләсе елда җәйге чорда ук эшкә җигеп булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International