Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Эчке эшләр министры Артем Хохорин республиканың бер төркем полиция хезмәткәрләренә яңа “Нива“ автомобильләре ачкычлары тапшырдылар. Алар арасында Әгерҗе полициясеннән өлкән участок вәкиле Айдар Әхмәтшин да бар. Айдар Кадрәк, Иске Чекалда, Татар Шаршадысы, Салагыш авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтә.