Әгерҗе районы башлыгы сайлауга килде

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров үз тавышын 2нче шәһәр мәктәбендә урнашкан 464нче сайлау участогында учеттан төшерү таныклыгы нигезендә бирде.

–       Мин Әгерҗе районы халкының бердәм булып сайлауларга киләчәгенә ышанам. Башкача мөмкин түгел: без үзебезнең киләчәкне сайлыйбыз бит, – диде  җитәкче. Ул сайлаучыларның кәефе белән кызыксынды, сайлау участогы комиссиясе әгъзаләренә уңышлар теләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International