Өченче ел рәттән Татарстанда “Укучының мәдәни көндәлеге“ проекты уңышлы эшләп килә. Ике ел эчендә 200 мең башлангыч сыйныф укучысы, “Мәдәни көндәлек“ле булып, китапханә, музей, кино-театрларга йөреп, анда алган хис-кичерешләрен әлеге көндәлеккә теркәп барды.
Бу көннәрдә районыбызның 1708 башлангыч сыйныф укучысына янә “Мәдәни көндәлек“ләр тапшырдылар. Әлеге укучыларның 396сы, ягъни 1 сыйныфка кергән малай-кызлар, бу көндәлекне тәүге тапкыр кулларына алдылар. Шул уңайдан бүген, 16 сентябрьдә, балалар китапханәсендә укучылар өчен Бердәм мәдәният дәресе узды. Иң беренче булып китапханәгә 4нче мәктәпнең 1 сыйныф укучылары килде. Китапханәчеләр аларны Татарстанның мәдәни урыннары – музей, китапханә, театрлар буенча сәяхәт иттерделәр, “Мәдәни көндәлек“ белән ничек эшләргә кирәклеген аңлаттылар, малай-кызларны төрле бәйгеләрдә катнашырга чакырдылар.
Соңыннан балалар Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк“ әкиятен карадылар.