Әгерҗе сәнгать мәктәбе 50 еллык юбилеен билгеләп үтә

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

1966 елның сентябрендә Әгерҗе шәһәрендә балалар музыка мәктәбе ачыла. Бүгенге балалар сәнгать мәктәбе аның дәвамчысы һәм ул 50 еллык юбилеена килеп җитте.

Бераз тарих битләреннән

Ул елларда музыка мәктәбендә балаларны баянда һәм фортепианода гына уйнарга өйрәтәләр. Шулай булса да мәктәп беренче көннәрдән үк шәһәрнең мәдәни үзәгенә әверелә. Монда шәһәр халкы өчен концерт-лекцияләр дә оештыралар. Әмма музыка мәктәбенең бөтен уңайлыклары булган үз бинасы булмый. 50 ел эчендә ул алты тапкыр адресын үзгәртә. Ярты гасырлык юбилеебыз көннәрендә без музыка мәктәбе белән җитәкчелек иткән директорларны да ихтирам белән искә алабыз. Менә алар:

Люция Хуҗиәхмәтова, Валентина Якунина, Тәлгать Гыйззәтов, Галина Барекова, Фирая Хәйруллина, Гөлчәчәк Сәләхиева, Гүзәл Сәләхиева,Фәридә Кумерова.

Эстетик сәнгать үзәге

 2008 елда үз бинабыз булу бәхетенә ирештек. Балалар сәнгать мәктәбе хәзер эстетик сәнгать үзәгенә әверелде. Мәктәптә музыкаль, хореография һәм сынлы сәнгать буенча белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган. Безнең мәктәп балаларга талантларын ачарга һәм үстерергә, мәрхәмәтле,  зыялы булып үсәргә ярдәм итә. Сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларның  документлары аларга махсус урта һәм сәнгать өлкәсе буенча югары уку йортларына керергә зур мөмкинлекләр бирә. Сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларны башка уку йортларына да бик теләп алалар.

Безнең коллективта эшләүче педагогларның күбесе – үзебезнең чыгарылыш укучылары. Елена Кондакова, Лариса Рыкова, Ирина Сәйфуллина, Фәридә Кумерова, Елена Куклина, Лилия Садыйкова, Юлия Мөхәммәтҗанова, Алия Заһидуллина заманында Әгерҗе музыка мәктәбен тәмамлаганнар иде. Аларның туган мәктәпләренә эшкә ашкынып кайтулары – үзе зур шатлык.

Бүген безнең мәктәптә 300 бала белем ала. Аларга 20 педагог белем бирә. Шәһәрдә уза торган бер генә бәйрәм, очрашулар да сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашыннан башка узмый. Безнекеләр – һәрчак сәхнә түрендә. Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз ел саен  егермеләп төрле сәнгать бәйгеләрендә катнашып, бик еш призлы урыннар яулыйлар.

Котлы булсын юбилей

Ярты гасыр дәвамында йөзләгән баланы матурлык дөньясына алып кергән, музыкаль белем биргән туган мәктәбебезнең 50 еллык юбилеена килеп җитүе барыбыз өчен дә зур шатлык.  Серле музыка дөньясына беренче адымнарын Әгерҗе мәктәбендә ясаган барлык шәкертләребезне, ветеран педагогларыбызны һәм бүгенге укытучы һәм укучыларыбызны юбилеебыз белән котлыйм. Сәнгать мәктәбе киләчәктә дә Әгерҗенең мәдәни үзәге булып хезмәт итәр, балаларыбызны музыка, хореография, сынлы сәнгать дөньясына алып керер. Безнең ишекләр һәр бала өчен ачык.

Ирина СӘЙФУЛЛИНА,

Әгерҗе балалар сәнгать мәктәбе директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International