Әгерҗедән 99 яшьлек Мария түти дә үз тавышын бирде

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Әгерҗедән 99 яшьлек Мария Гончарова – РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашкан иң өлкән шәһәрдәшебез.

Мария түтигә февраль аенда 100 яшь тула. Тумышы белән Барҗы-Пельгадан ул, гомере буе колхозда эшләгән, эшендә һәрчак алдынгы булган.

–       80 елларда, әни лаеклы ялга чыккач, Әгерҗегә күченеп килдек, – ди кызы Александра.

Сугышта катнашучының тол хатыны буларак, Октябрьская урамыннан фатир да биргәннәр Мария түтигә. Тик бу яшьтә ул анда ялгызы гына яши алмый.

–       Әтиебез Николайның соңгы бүләге итеп бирелгән фатирга бик сөенде әни. Хөкүмәтебезгә, җитәкчеләргә рәхмәт укыды, – ди кызы Александра.

Шушы яшендә дә илдәге хәлләр белән кызыксынып тора Мария Яковлевна. Сайлаулар көнне дә өйгә сайлатырга килүләрен иртәннән үк көткән өлкән шәһәрдәшебез.

–       Мин бүген иң лаеклыларга тавыш бирдем. Илебездә тынычлык, тотрыклылык булуын телим, – диде ул гражданлык бурычын  үти алганына зур канәгатьлек белән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International