Россия композиторлары берлеге рәисе – Әгерҗедә

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Россия һәм Татарстан композиторлары берлеге рәисе Рәшид Кәлимуллин җитәкчелегендә бер төркем музыкантлар Әгерҗедә булып киттеләр. Ул район башлыгы Валерий Макаров белән очрашты. Очрашуда сүз районның, Әгерҗенең мәдәни киләчәге турында барды. Рәшид Кәримуллин сәнгать мәктәбенә яңа инструментлар, нота материаллары алуда ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Сәнгать мәктәбе коллективы һәм укучылар белән очрашу күтәренке рухта үтте. Татар композиторлары, шул исәптән Рәшид Кәримуллинның әсәрләре яңгырады. Укучылар композитор белән бик теләп аралаштылар, аңа сораулар яудырдылар. Очрашу фотосессия белән тәмамланды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International