2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы булачак

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителде.

 

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллмасы вакытында җиткерде. Шулай итеп, республикада Парк һәм скверлар, аннан соң килгән Су саклау зоналары елы кысаларында башланган эшләр дәвам иттереләчәк. "Шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны тәртипкә китерү эшен дәвам иттерәбез, – диде Президент. – Аерым игътибарны йорт яны биләмәләренә юнәлтергә кирәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International