Әгерҗедә картинг-клуб эшли

2016 елның 23 сентябре, җомга

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында Балалар иҗат йортында картинг-клуб эшләячәк дип язылган иде. Бу хәбәргә оныгым бик сөенде. Ә хәзер шәһәрдә балалар өчен картинг белән шөгыльләнү мөмкинлеге юкмы?

Ольга БОРИСОВА.

Әгерҗе шәһәре.

“Авангард“ Яшьләр үзәгендә картинг-клуб эшли. Аның белән Рөстәм ХӘМИТОВ җитәкчелек итә.

–       Әгерҗедә картинг-клуб берничә ел эшли. Безнең карамакта 9-11 һәм 12-16 яшьлекләр өчен ике автомобиль бар. Биредә балалар машина төзелешен, аны йөртү күнекмәләрен өйрәнәләр. Безнең клубка йөрүчеләр ярышларда да сыналалар.

Кызганычка каршы, клубта күп бала белән шөгыльләнү мөмкинлегебез юк. Үзебезнең мәйданчык булмау кыенлыклар тудыра. Әмма мондый авырлыкларга тиздән нокта куелыр дип өметләнәбез. Балалар иҗаты йортында картинг өчен барлык таләпләргә туры килерлек мәйданчык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International