Әгерҗе өлкәннәре, сезнең өчен!

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

1 октябрь – Өлкәннәр көне якынлаша. Бу көнне Әгерҗенең күп кенә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре өлкәннәргә ташламалы нигездә хезмәт күрсәтәчәк.

ТАШЛАМАЛАР

“Ева“, “Азинский“ чәчтарашханәләрендә – 50 процент;

Шәхси эшмәкәр Джаметов автомастерскоенда (Ленин ур.) май алыштыру, диагностиканың бар төре буенча – 10 процент, Шакиров автомастерскоенда (Ометов ур.) шушы ук хезмәтләргә – 50 процент, Бокарев автомастерскоенда (Чапаев ур.) машинаны юу, автосервис, шиномонтаж, запас частьләргә, йөк ташуга – 10 процент;

Шәхси эшмәкәр Колбина фотостудиясендә (“Погребок“)  документларга фото ясатуда – 50 процент, Голосеев фотостудиясендә (“Погребок“) документларга фото ясатуда – 50, фото бастыруда – 10 процент;

Шәхси эшмәкәр Яушева остаханәсендә (К.Маркс ур., 13а) аяк киеме ремонтлауга – 20 процент, Матвеева остаханәсендә (М.Горький ур., 13) – 50 процент;

Шәхси эшмәкәр Мерекова ательесында (М.Горький тыкрыгы, 1) – 10 процент;

“Техноград“ сәүдә үзәгендә – өстәмә 7,5 процент, Пятерка“ сәүдә үзәгендә 20 процент ташлама каралган.

1 октябрьдә – ирләр өчен, 2 октябрьдә хатын-кызлар өчен  мунчада юыну бушлай.

“Альянс“, “Каскад“, “Рэтрал“, “Сокол“, “РЖД“ такси хезмәте машиналарында шәһәр буенча йөрү – 50 сум.

Әлеге ташламалардан файдалану өчен пенсия таныклыгының булуы шарт.

БӘЙРӘМ ЧАРАЛАРЫ

1 октябрьдә Әгерҗе үзәгендә – Өлкәннәр көне уңаеннан ярминкә.

Ункөнлек барышында хөрмәтле өлкәннәребез өчен түбәндәге чаралар узачак:

1 октябрьдә 14 сәгатьтә – район Мәдәният сараенда концерт:

7 октябрьдә 18 сәгатьтә Әгерҗенең Л.Айтуганов исемендәге клубында – “Мирас“ ансамбле концерты.

3 октябрьдә 10.30 һәм 18.20 сәгатьләрдә “Авангард“ кинотеатрында – бушлай фильм.

1-10 октябрьдә өлкәннәр үзләрен борчыган сораулар белән түбәндәге “кайнар линия“ телефоннарына да шалтырата алалар:

Социаль яклау бүлекчәсе – 21154, дүшәмбе–пәнҗешәмбе 8-17.15,  җомга 8-16 сәгатьләрдә;

Пенсия фонды идарәсе – 074, дүшәмбе–сишәмбе 8-16, чәршәмбе–пәнҗешәмбе 8-18, җомга 8-13, шимбә 8-12 сәгатьләрдә;

Район башкарма комитеты – 22332, дүшәмбе–пәнҗешәмбе 8-17, җомга 8-16 сәгатьләрдә;

Хастаханә – 89625681678 (Гөлгенә Бакирова) эш көннәрендә 8-17 сәгатьләрдә;

Авыл хуҗалыгы идарәсе – 22899, эш көннәрендә 8-17 сәгатьләрдә;

Социаль страховкалау федераль хезмәте –  22942, дүшәмбе–пәнҗешәмбе 8-17, җомга 8-16.15 сәгатьләрдә.        

Бәйрәм көннәрендә генә түгел, хөрмәтле өлкәннәребезгә һәр көнне күңел җылыбызны бүләк итик. Тәмле телебезне, ачык йөзебезне кызганмыйк. Тормышның ачы-төчесен күргән әби-бабайларыбыз моңа бик тә лаек.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International