Рус теленнән БДИның телдән бирелә торган өлешенең берничә моделе әзерләнә

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Модельләр буенча фикер алышу ноябрьгә планлаштырылган.

Ноябрьдә Мәскәүдә рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханының телдән бирелә торган моделен презентацияләү планлаштырылган дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән.

"Хәзер без эшче төркем оештырдык. 9 сыйныф укучылары арасында имтиханның телдән бирелә торган өлешен сынап карыйбыз. Анда берничә модель, алар буенча Россия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая белән фикер алыштык. Ул бу алымнарны хуплады. Ноябрьдә модельләр буенча фикер алышуны Россия мәгариф академиясендә үткәрү планлаштырылган", - дигән Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International