Мошенникларның Әгерҗе пенсионерларын да алдаулары бар

2016 елның 1 октябре, шимбә

Телефон мошенниклары халыкны алдауның яңа ысулын эзләп тапкан.

Алар телефонга шалтыратып үзләрен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыралар һәм пенсия буенча түләнеп бетмәгән акчаларыгыз бар дип хәбәр итәләр. Паспорт белешмәләрен үзләрендә булганы белән чагыштырып, банк картагызның номерын әйтүегезне үтенәләр. Аннан акчаларны күчерү өчен картаның икенче ягындагы өч санны атарга кушалар.

Шуннан соң пенсионерның картасыннан булган барлык акчаларын салдыралар.

РФ Пенсия фонды идарәсе – дәүләт учреждениесе һәм аның карамагында пенсионер турында барлык мәгълүмат та бар. Әгәр сездән карта номерын сорыйлар икән, бу – мошенниклар. Аларга шәхси мәгълүматларны телефон аша хәбәр итмәгез.

Әгәр мошенниклар тозагына эләккәнсез икән, тиз арада банк картасын блокадаларга ашыгыгыз һәм кичекмстән эчке эшләр органнарына мошенниклык факты турында гариза язу өчен мөрәҗәгать итегез.

Зөлфия БАКАСОВА,

Пенсия фонды идарәсе начальнигы.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International