Балаларын ялгыз тәрбияләүче аналар аена 782 сум пособие алачак

2016 елның 1 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат сайтында республика Премьер-министры Илдар Халиков 2017 елда айлык түләүләр һәм башкалар турында имзалаган карар дөнья күрде.

–          Хезмәт ветераннары, уртача айлык кереме 20 мең сумнан артмаучылар, шулай ук Татарстан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән пенсионерлар ай саен 448 сумга өметләнә ала.

–          Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәренә һәм реабилитацияләнгән гражданнарга ай саен 669 сум түләү каралган.

–          Сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарга 560 сум түләнәчәк, опекага бирелгән ятим балаларга: укучыларга - 7989, мәктәпкәчә яшьтәгеләргә - 9214;

–          Пенсионерларга җәмәгать транспортына утырып йөрү өчен субсидияләр: айлык кереме 20 мең сумнан азрак булса - 448 сум, 20 меңнән артык булса - 180 сум;

–          Ятим балаларга һәм гаиләдә 18 яшькәчә өч яки аннан күбрәк бала тәрбияләнгән гаиләдәге укучыларга - 271 сум;

–          Гаиләдә 18 яшькәчә өч яки аннан күбрәк бала тәрбияләнгән гаиләдәге 6 яшькәчә балаларга дару алу өчен субсидия - 120 сум;

–          Һәр җан башына уртача керем яшәү минимумыннан ким булган балалы гаиләләргә пособие - 295 сум;

–          Баланы ялгыз тәрбияләүче әниләрнең 16 яшькәчә баласына пособие - 782 сум;

–          Ата-анасы алимент түләүдән баш тарткан балага, шулай ук армиядә хезмәт итүченең баласына - 442 сум;

–          Укучы балаларны ашатуга көндәлек түләүләр - 6,8 сум каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International