Мөселманча Яңа ел башы

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

2 октябрьдә мөселманнарның ай календаре буенча Яңа ел башы. Бу көнне 1438нче мөселман елы башлана.

Һиҗри календарь буенча ул Мөхәррәм аеның беренче көненә туры килә. Мөхәррәм – тыелу ае. Бу айда мөселманнар бер-берсенә карата бик тә сабыр булырга, бозыклык кылмаска, начар гадәтләрдән сакланырга тиеш. Матур мөгамәләгә, күркәм холык, әдәп-әхлак, мөселманлык сыйфатларына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Чөнки бу елның беренче ае ничек башланса, шулай үтә дигән ышаныч та бар.

Мөхәррәм аеның беренче ун көне аеруча мәрхәмәтле, хөрмәтле санала. Ә Яңа ел көнне Коръән һәм намаз уку, догалар уку, бәйрәм ризыклары әзерләү бик тә саваплы.

Мөхәррәмнең унынчы көнендә – Гашура бәйрәме. Ул быел 11 октябрьгә туры килә. Әлеге көнне Аллаһ Муса (г,в.с.)не фиргавеннән коткарган. Гашура бәйрәме көнне ураза тоту бик тә саваплы. Моның бәрабәренә Раббыбыз кылган хата-кимчелекләребезне, гөнаһларыбызны кичерер. Амин.

Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН,

“Нур“ мәчете имамы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International