Кадыбаш авылы мәдәният йортында өлкәннәрне хөрмәтләү мәҗлесе үткәрелде

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

1 нче октябрь көнне Кадыбаш авылы мәдәният йортында өлкәннәрне хөрмәтләү мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлестә мәдәният йортыннан, китапханәдән, авыл җирлегеннән лаеклы ялга чыккан пенсионерлар катнашты.

Мәҗлес авыл  башлыгының  котлавы белән башланып китте  һәм мәдәният хезмәткәрләренең  җырлы сәламнәре белән дәвам итте. Кичә барышында өлкәннәр төрле уен – ярышларда катнаштылар, Татарстанга багышланган кроссворд  чиштеләр. Кичәнең  максаты өлкәннәребезне бәйрәм көндә очраштыру –күрештерү, аларның хәлләрен белү, күңелләрен күрү иде. Пенсионерларыбызның күңелләре белән картаймаулары, актив булулары сөендерде. Әлеге декада –  пенсионерларыбызга хөрмәт күрсәтү һәм яшь буынга үрнәк булу өчен яхшы форсат. Шулай да  олы буын вәкилләренә бу көннәрдә генә түгел, ә даими рәвештә игътибар, күңел җылысы һәм кайгыртучанлык бүләк итеп яшәсәк иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International