Хезмәт хакын конвертта бирсәләр

2016 елның 7 октябре, җомга

Менә инде өч ел рәттән район башкарма комитеты каршында тормыш сыйфатын күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү ведомствоара комиссиясе тарафыннан формаль булмаган мәшгульлекне ачыклау буенча эш алып барыла.

Моның буенча эшләүче структуралар тырышлыгы белән узган ел ахырына 882 хезмәткәр белән хезмәт килешүләре законлаштырылды.

Формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча чаралар уздыру дәвам итә. Бүгенге көнгә комиссия эше кылаларында тагын 611 килешү төзелгән.

Күләгәдә калучы хезмәт хакы  белән бергәләп көрәшергә кирәк. Әгәр сезгә йә якыннарыгызга эш белән тәэмин итүче хезмәт хакын конвертта бирә йә аның белән килешү төземи икән, 22151, 21073 “кайнар линия“ телефоннарына шалтыратыгыз. Әлеге мәсьәлә белән “Халык контроле“ хезмәтенә дә мөрәҗәгать итә аласыз.

Агымдагы елның 8 августыннан эш белән тәэмин итүчеләр бюджетныкы булмаган оешма хезмәткәрләренә 8252 сумнан, ә дәүләт һәм икътисадның муниципаль секторында эшләүчеләргә 7500 сумнан да ким булмаган күләмдә хезмәт хакы түләргә тиешләр.

Лилия МОЛЧАНОВА,

район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International