Әгерҗе Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе җавап бирә

2016 елның 7 октябре, җомга

Быел февраль аенда эшләүче пенсионерларның пенсиясенә индексация ясалмады. Бу – эшли торган пенсионерның пенсиясе артмады дигән сүз. Әгәр пенсионер хезмәт эшчәнлеген туктатса, индексация кайчаннан ясала дип редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр ешайды. Бу сорауга Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия БАКАСОВА җавап бирә.

 

–       2016 елның 1 апреленнән соң эштән туктаган пенсионерларның пенсиясе өч айдан соң гына индексацияләнә. Мәсәлән, апрельдә эштән киткән икән, пенсия 1 августтан соң гына арттырылды. Май аенда эшчәнлеген туктаткан пенсионерның пенсиясенә индексация 1 сентябрьдән ясалды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International