7 нче октябрь көнне Шаршады авылы җирлегендә өлкәнннәр көненә багышланган “Бер очрашу, үзе бер гомер” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмдә хөрмәтле өлкәннәребезгә котлау сүзләре әйтелде. Өлкәннәребез үзләренең яшь чакта матур, моңлы итеп җырлый торган җырларын башкардылар, истәлекләргә бай булган яшьлекләрен искә төшерделәр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәребез бәйрәмнән бик канәгать калдылар.

