Иж-Бубый авылында китап сөючеләр өчен кичә үткәрелде

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

7 нче октябрь көнне Иж-Бубый авыл китапханәсендә “Өлкән затлар ихлас елмайсын...” исемле өлкәннәр көне уңаеннан китап сөючеләр өчен кичә үткәрелде. Вагапов Раиф Рафинад улы, Гараев Раиф Мөхәммәтҗан улы, Мусин Фаиз Раиф улы үзләренең бик эчтәлекле котлау сүзләрен җиткерделәр. Аларны бәйрәм белән котладылар. Кичә үзенчәлекле шигъри юллар, татар җырлары, баян көйләре белән үрелеп барды. Өлкәннәребез матур хатирәләрен яңартып, кө-

лешеп тә алдылар. Кичә чәй өстәле янында дәвам итте. ”Китапханә-рухи хәзинә, белем учагы” – дип әйтәсем килә. Китап сөючеләрем чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр. Очрашулар кабатланып торсын, - дигән фикердә калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International