“Тирсә-Транс“ участогы шоферы Вячеслав Каиров: “Машинаны күз йомып та йөртә алам“

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

“Мин КамАЗымны күзне йомып та йөртә алам“, – дип шаяртырга ярата “Тирсә-Транс“ участогы шоферы Вячеслав КАИРОВ.

Моннан 32 ел элек Кукмарадагы курсларда укып “права“ алгач, “Сельхозтехника“да, “Елабугагазстрой“, “Агроснаб“ оешмаларында шофер булып эшләгән Слава. Үзләре яши торган Яңа Акхуҗадан “Тирсә-Транс“ участогына барып эшләвенә дә ун елга якын инде.

–       Кайда гына эшләсәм дә, машиналарымда курыкмыйча йөрим. Чөнки ватылган очракта үзем җыям. Ә үзең сүтеп җыйгач, җиренә җиткереп эшлисең инде, – ди Вячеслав. 

–       Кайда кушалар, шунда барабыз: басудан ашлык, печән, салам да ташыйбыз. Ерак юлларга да еш чыгарга туры килә. Ераграк барган саен, хезмәт хакы югарырак була, – ди ул. 

Әнә, быелгы җәйдә генә дә Казан, Зәй араларын ничә кат урарга туры килгән.

–       Әти мине дә утыртып йөртә КамАЗына.  Быел аның белән нинди генә авылларга бармадык. Шундый рәхәт зур машинага утырып йөрүе, – дип кушыла 2 сыйныфта укучы улы Камил.

Җәмәгате Зөлфия белән ике ул үстерәләр Каировлар. Төпчекләре Наил дә Тәбәрле мәктәбенең беренче сыйныфына укыргка кергән быел.

–       Улларыбыз өчен үрнәк әти, минем өчен бик терәк Слава. Хуҗалыкны ныклы кулында тота. Булдырмаган эше юк: бик матур рәсем дә ясый, җырлый да. Кирәк чакта ашарга да пешерә. Менә хәзер ялга чыккач, ашау әзерләү дә аңа йөкләнә инде, – дип шаярта фермада сыер савучы җәмәгате.

Моның өстенә, Әгерҗедә автомәктәптә “права“га укучы хатыны өчен икенче “инструктор“ да әле Вячеслав.

–       Мин өйрәткәч, беренче тапкырдан ук тапшырырга тиеш инде син правага, – ди ул уенын-чынын бергә кушып.

Һәр авыл кешесе кебек үк, тырышып-тырмашып көн күрәләр бүген Каировлар. Абзар тутырып мал асрыйлар. Быел йортларын яңартып зурайтканнар, бик матур итеп тышлаганнар.

–       Яңгырларга керешкәнче өйнең тышкы ягында эшен бетерим дип чыккан идем ялга, өлгереп булырмы инде, – дип борчыла хуҗа.      

–       Ә ялдан соң мине кабат юллар көтә, – ди ул.

Исән-имин йөрергә язсын аңа. Сөекле уллары, җәмәгате янына кайтыр юлы бервакытта да өзелмәсен. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International