Узган атнада районыбызның бер төркем укытучылары Казанда “Пирамида“ күңел ачу үзәгендә Укытучылар көненә багышланган тантанада катнаштылар.
Бу зур бәйрәмдә катнашу бәхете быел Кадыбаш, Бима, Девәтернә мәктәпләре директорлары Фәния Рәшитова, Эдуард Михайлов, Айнур Габбасовка, 4нче мәктәптән Наталья Мөфтәхетдинова, Аидә Фәйзуллина, Кадыбаштан Гүзәлия Шәйхетдинова, Тирсәдән Гөлназ Вәлиева, 8нче балалар бакчасыннан Татьяна Цыбульскаяга елмайды. Бәйрәмдә катнашучы алдынгы педагогларны Премьер-министр Илдар Халиков тәбрикләде.