Бүген, 12 октябрьдә, 13.00 сәгатьтә район Мәдәният сараенда һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан укытучылар концерт куя.
Бу юлы сәхнәдә мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, өстәмә белем бирү педагоглары чыгыш ясый. Мөгаллимнәрне, ветеран педагогларны, шәһәрдәшләрне бәйрәмгә көтеп калалар.