«Сюмбелә» балалар бакчасында бик күңелле итеп өлкәннәр көне уздырылды.
Ветеран хезмәткәрләребезне сәхнә түренә чакырып, озак еллар куйган хезмәтләре өчен бүләкләделәр. Балалар өлкәннәребезне котлап, бәйрәм концерты белән сөендерделәр.
Кечкенәләр төркеменнән бүләккә кызлар-йолдызлар башкаруында бию биеделәр.
Яраткан әбиләребезне бәйрәм көнне, төрле номинацияләрдә җиңүләре белән котладылар.