Тирсә Мәдәният йорты гөрләп торсын

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Тирсә Мәдәният йорты, бер еллык тәнәфестән соң, узган шимбәдә үз ишекләрен ачты. Ә клуб ябылып торуның җитди сәбәбе бар иде. Президент программасы буенча биредә 8 миллион 600 мең сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылды.

–       Узган гасырның 70нче елларында сафка баскан мәдәният учагы күптән капиталь төзекләндерү таләп итә иде. Менә хәзер клубны танып та булмый. Тышкы ягы да, эче дә бик матур, – ди 16 ел Мәдәният йорты директоры булып эшләгән Алик Төхвәтуллин биредәге үзгәрешләрне карый-карый.

Биредә тәрәзә-ишекләр алыштырылган, электрүткәргеч, җылылык системасы яңартылган, фойеда, керү юлында төзекләндерү эшләре алып барылган, яңа коймалар да тышкы якка үзгә бер матурлык өстәп торалар.

–       Клубыбыздагы салкынлык үзәккә үтә торган иде, менә хәзер ничек җылы, бик рәхәт биредә, – ди сөенеп авыл җирлегенең элекке башлыгы Ләйсирә Нәфыйкова.

Бу көн авылда яшәүче ике меңгә якын кеше өчен бик шатлыклы булды. Әнә, олысы-кечесе клубка агыла. Бер ел буе мәдәни чаралардан мәхрүм булган халыкның концертка сусаганы күренеп тора. Һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Ә тирсәлеләр – сәхнә осталары алар! Данлыклы “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле баянчылары фойеда ук апа-абыйларны рәхәтләнеп татарча биеттеләр. Ә сәхнәдә чыгыш ясаган һәр артистка афәрин! Раушания Низамбиева, Наилә Муллахмәтова, улы белән җырлаган Айназ Камалова, Марсилә Муллахмәтова, апалы-сеңелле Лилия–Алия Сибатовалар, Гөлия Галиуллина, Тирсә бию ансамбле чыгышларын бик яратып кабул иттеләр.

Мәдәният йортында ремонт эшләре кызган вакытта биредә яңа мөдир белән сәнгать җитәкчесе дә билгеләнгән иде. Авыл халкы пенсиягә киткән Фәридә ханым Гайсинадан соң бу дилбегәне үз кулларына алган ирле-хатынлы Марат–Гөлия Галиуллиннарга зур өметләр баглый.

–       Клубта күп еллар балалар өчен “Сәйлән“, яшьләр өчен “Ләйсән“, өлкәннәрнең “Өмет учагы“ бию коллективлары эшләде. Һәр бәйрәм саен сәхнәдә чыгыш ясау үзе күңелгә бер рәхәтлек өсти иде. Яшь җитәкчеләребез дә клубны шаулатып-гөрләтеп эшләтерләр, түгәрәкләрнең эшен дәвам итәрләр, матур кичәләр уздырырлар дип ышанабыз, – ди “Өмет учагы“ ансамбле биючесе, сәхнәгә гашыйк Резидә апа Сираева.

Тирсәлеләрне сөенечле вакыйга белән котларга Казаннан традицион мәдәниятне үстерү республика үзәгенең директор урынбасары Гали Габдрахмнов та килгән иде.

–       Әле Тирсәгә килгәндә беренче тапкыр Әгерҗедә булуымны искә төшердем. 1982 ел иде ул. Яңгырлы, пычрак, юлсыз чак. Әгерҗедән Красный борга бер атна барган идек. Шул чакта һәр авылдагы клубны карап, эшләре белән таныштым. Бик күп авылларда агач клуб иде. Еллар узды, Әгерҗе дә заманча матур үзгәрешләре белән шаккатыра. Мәдәниятне үстерү юнәлешендә бик зур эшләр алып баруыгыз белән дә мактауга лаек сез. Әле яз көне генә “Мәдәни салават күпере“ фестивалендә катнашып, нәкъ менә авыл мәдәният учакларында эшләүче бик күп фольклор ансамбльләренең чыгышларын яратып караган идек. Менә бүген дә сәхнә осталары чыгышлары белән сокландыралар. Тирсә мәдәният учагы да һәрвакыт әнә шундый мавыктыргыч чаралар белән халыкны үзенә тартып, сөендереп торсын, – диде Казан кунагы һәм клубның матди-техник базасын ныгыту өчен сертификат тапшырды.

Тирсәлеләрне район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин, Сарсак-Омга, Иж-Бубый авыл башлыклары Тамара Николаева, Раиф Ваһапов тәбрикләделәр.

–       Без сезгә ак көнләшү белән кызыгабыз. Шундый матур клубыгызда безгә дә концертлар белән чыгыш ясарга язсын. Ике күрше авыл үзешчәннәре аралашып яшәсен, – диде Тамара Сергеевна.

Әнә, Сарсак-Омга ир-егетләре җыр сузалар, кызлары удмуртча бии. Иж-Бубыйның “Хыял“ ансамбле дә дәртле биюләрен бүләк итте. Көчек, Кырынды, Кичкетаң, Тәбәрле җырчылары, Кырынды егете, Казаннан клуб ачылышына махсус кайткан Венер Сәлимов чыгышларын тирсәлеләр бик озак алкышладылар.

–       Мәдәният йортында шундый зур төзелешләр алып барырга ярдәм иткән Хөкүмәтебезгә, район җитәкчеләренә, Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге төзүчеләргә зур рәхмәт. Клубыбыз гөрләп эшләр, халык бирегә теләп йөрер дигән өметтә калабыз, – диде Тирсә авыл башлыгы Рафил Закиров.  

Белешмә:

Республика программасы буенча узган ел Красный бор, быел Тирсә Мәдәният йортларында капиталь ремонт уздырылды. Киләсе елга Исәнбайда мәдәният учагын төзекләндерәчәкләр.

Районда Президент программасы буенча җиде авылда яңа клуб ачылды.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International