29 октябрьдә ТР буенча 9нчы районара салым хезмәте инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен Ачык ишекләр көне уздыра.
Бу көнне салым түләү тәртибе белән танышырга, салым хезмәте белгечләренә сорауларыгызны бирергә мөмкин. Шулай ук “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты“ интернет-сервисына теркәлә аласыз. Моның өчен паспорт кирәк.