Районыбыздагы шәхси хуҗалыкларда быел, узган елга караганда, мөгезле эре терлекләр саны шактый арткан.
Мәсәлән, сыер һәм үгез-бозаулар 2015 елда 5749 баш булса, быел 6252гә җиткән. Бигрәк тә Көчек, Тирсә, Иске Эсләк, Салагыш җирлекләрендә мөгезле терлек асраучылар күбәйгән.
Ә сарыклар һәм кәҗәләр 7023 башка җиткән. Узган ел аларның саны 5257 булган. Сыер асраучылар быел Хөкүмәттән һәр башка өчәр мең, кәҗә хуҗалары берәр мең сум субсидия алдылар.