Уразайда каз өмәләре гөрли

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Безнең Уразай авылында бик күңелле генә каз өмәләре башланып китте. Кышын шәһәрдә, җәен авылда яшәгән авылдашларым да рәхәтләнеп каз асрап авыл мәшәкатенә чумып яши бирәләр.  Алсу Хабибуллина да бик матур каз бәбкәләрен үстереп бу атнада дусларын туганнарын өмәгә чакырды. Инсаф Ибрагимов казларын бер-бер артлы чалып торса, уңган хатын-кызлар бик дәртләнеп эшкә керештеләр. Мәзәк сүзләр, уен көлке, матур җырлар белән үрелеп, казлар бик тиз арада йолкынып бетте. Казның эчен алу Язилә Гатауллинага тапшырылды. Казларны пешекләр өчен ишегалдында махсус тимер мич ягып, олы казанга чумдырып алу да бер күңеллелек булды. Михаил Бронников кыздыргыч лампа ярдәмендә казларны өтеп ялт иттереп куйды. Уңган хатын-кызлар авырлыгы алты килодан да артык пар казларны көянтәләренә асып юарга су юлына киттеләр. Йорт хуҗабикәсе Алсу өмәчеләрнең кайтуына каз ите шулпасы, бәлеш, гөбәдия, салатлар, балын бәлеше, бавыры дисеңме, өстәл тутырып өлгертергә җитешкән. Эш беткәч түгәрәк өстәл артында тәмле ризыклардан сыйланып, борынгы җырларыбызны җырлап ял итү дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Киләсе атнада өмәгә Рәсимә Ахметзакирова әзерләнүен белгертте. Әнә шулай бер-бер артлы, халкыбызның йолаларын яңартып, күмәк эшләргэ ярата Уразайлылар.

Раилә Бариева.
Әгерҗе районы, Уразай авылы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International