Түбән Камада армспорт буенча Татарстан беренчелегенә узган бәйгедә районыбыз егет-кызлары җиңүләр яуладылар.
Балаларга белем бирү-савыктыру үзәгеннән Дәниф Галиуллин – беренче, Рөстәм Галиуллин, Гүзәл Тимербаева икенче урыннарны алдылар. Альмира Хәбибуллина 21 яшькә кадәргеләр арасында – беренче, хатын-кызлар арасында икенче урын алуга иреште.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Диана Гобәева – беренче, Рузилә Шаһиева – икенче, Әдилә Шәйдуллина – өченче урында. Тренер Руслан Закиров та ир-егетләр арасында икенче урын алды.