Күләгәш чаңгычылары сезонны ачты

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Әгерҗедә генә түгел, республикада танылган Күләгәш мәктәбе укучылары бу атнада чаңгы сезонын ачтылар.

1-11 сыйныф укучылары өчен көн саен мәктәптә тренировкалар уза. Чаңгычылар көн саен 12-15 чакрым ара узалар.

Ә кичен авыл халкы да чаңгыга баса. Тәпи киткән баладан алып 80 яшьлек апа-абыйларга кадәр чаңгыда йөри биредә. Саф һавада чаңгыда йөрү сәламәтлеккә бик файдалы, диләр алар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International