Әгерҗе районы җитәкчеләре полиция хезмәткәрләрен котлый

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас котлыйбыз.  

Сезнең көндәлек хезмәтегез – районыбызның үсеше һәм иҗтимагый тотрыклылыгының нигезе, анда яшәүче халыкның иминлеге, тынычлыгы һәм сәламәтлегенә гарантия ул. Җинаятьчелек белән көрәштә, гражданнарның иминлеге, дәрәҗәсе сагында торганда сездәге кыюлык һәм көч, үз-үзеңне аямау кебек иң күркәм сыйфатлар чагылыш таба.

Намуслы хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә тугрылык саклавыгыз, закон һәм иминлек сагында уяу торугыз өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Һөнәри бәйрәмегез көнендә югары һөнәри осталыгыгыз һәм фидакарьлегегез өчен райондашларыбыз исеменнән иң җылы рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, алдагы көнгә ышаныч белән каравыгызны телибез.

Район башлыгы Валерий Макаров.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International