Әгерҗе хәрби комиссариаты бүлекчәсеннән сигез егетне тантаналы шартларда армия сафларына озаттылар. Көзге чакырылышта барлыгы 32 егет ил алдындагы изге бурычын үтәргә китәчәк.
...Чәчләр кыркылган. Йөзләрендә – дулкынлану. Тик алар сер бирмәскә тырышалар. Шунда ук – әти-әниләре, туганнары, дуслары. Әниләр күз яшьләрен сөртә. Кочаклашулар, изге теләкләр. Ниһаять, булачак солдатларны хәрби комиссариат бүлегенә чакыралар.
Әгерҗедән Айрат Аитовны озатырга гаиләләре белән килгәннәр.
– Айрат – беренче яраткан оныгыбыз. Үзем армиягә киткәндә дә болай борчылмаган идем, ә менә оныкны озату авыр икән. Хәзер вакыты да башка бит аның. Иң мөһиме, сугышлар булмасын. Оныгым хәрби бурычын лаеклы үтәп, исән-сау әйләнеп кайтыр дип өметләнәбез. Без өч ел хезмәт иттек, ә аларга бер генә ел хезмәт итәсе, – ди бабасы Радик.
Әгерҗедән игезәкләр Александр–Илья Зуевларны озатырга бик күп дуслары килгән.
– Аларга бергә хезмәт итү җиңелрәк булыр. Озакламый безгә дә китәргә туры киләчәк, – диләр дуслары.
Ямурзадан Айнур Закировны озатырга әллә бөтен авыл белән килгәннәр инде.
– Яхшы урыннарга эләгеп, исән-имин хезмәт итеп кайтсын улым, берүк, – дип тели әнисе күз яшьләрен сөртә-сөртә.
– Хезмәт итәргә зур теләк белән китәм. Диплом алдым, хәзер Ватан алдындагы бурычымны үтәргә кирәк, – ди Әгерҗедән Максим Уткин.
Ерак юлга чыгар алдыннан район хәрби комиссары Илгиз Галиев һәм дин вәкилләре – имам-мөхтәсиб Мөхәммәтазат хәзрәт, протоиерей Андрей Ехлаков булачак солдатларга хәер-фатихаларын бирделәр.
– Сез бүгеннән тормышыгызның яңа чорына – армия дигәненә аяк басасыз. Кылган гамәлләрегез өчен җавап бирергә әзер булыгыз. Сез Әгерҗе районының гына түгел, ә республика данын якларга китәсез. Армия – зур тормыш мәктәбе ул. Сезгә кадәр Ватанны бабаларыгыз, әтиләрегез саклаган. Хәзер сезгә чират җитте. Һәркайсыгызга хәерле юл, җиңел хезмәт, гадел командирлар телибез, – кебек сүзләр яңгырады теләкләрдә.
“Марш славянки“ көе астында егетләр автобуска утыралар. Бер елдан соң исән-имин күрешергә язсын, егетләр! Бу – әти-әниләрегезнең генә түгел, барыбызның да иң изге теләге.
Любовь МИХАЙЛОВА.