Әгерҗе полиция хезмәткәрләре өчен тантаналы чара узды

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районы хакимиятендә Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада бер төркем хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, орден һәм медальләр, бүләкләр тапшырылды.

Тәртип сакчыларын бәйрәм белән РФ Эчке эшләре министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлекчәсе начальнигы Ренат Ибраһимов, ветераннар Советы рәисе Фәрит Ваһапов, район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов котладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International