Быел диспансерлаштыру узарга тиешле 5613 райондашыбызның 4156сы сәламәтлеген тикшерткән инде.
Бу – планга карата 74 процент. “Авыл халкы диспансерлаштыруны активрак уза“, диләр табиблар. Сала халкының – 84, әгерҗелеләрнең 58 процентының тикшеренү узуы шул хакта сөйли. Ел тәмамланырга да 1,5 ай гына калып бара. Сәламәтлегегезне тикшертергә ашыгыгыз.