Бу атнада Әгерҗедә һәм авылларда үзара салым җыюга кагылышлы референдум уза. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр ачык булачак. Шәһәр һәм авыллар территорияләрен төзекләндерүгә тәгаенләнгән референдумда һәр райондашыбызны катнашырга чакырабыз.