Бүген, 15 ноябрьдә, район башлыгы Валерий Макаров тантаналы шартларда өч ятим балага фатир ачкычлары тапшырды.
Елена Кильмеева, Виктория Ишмурзина, Руслан Кәримов Әгерҗедә Энгельс урамындагы яңа йортларның берсендә фатирлы булу бәхетенә ирештеләр. Быел районда җиде ятим яңа фатирдан ачкыч алды инде.