Күпләрегез Яңа ел каникулларына хәзердән үк план корасыздыр инде. Бу озын ялларда Казаныбыз башка елларга караганда да матуррак булачак, диләр.
Башкалабызның Кремль яры буе “Әкияти шәһәрчек“кә әвереләчәк. Биредә Кыш бабай йорты, Европада иң озын шугалак, ярминкәләр, осталар шәһәрчеге эшләячәк. Хәтта кечкенә сабыйларны вакытлыча калдырып тору өчен түләүле ясле булдыру да каралган. Аларны тәрбиячеләр караячак.
Моннан тыш та, каникулларда Казанда балалар белән күңел ачып кайту өчен мөмкинлекләр күп булачак, дип ышандыра башкала мэриясе. Такси хезмәтләре әгерҗелеләргә гаилә дуслары, коллективлар, сыйныфташлар белән Яңа ел Казанын карап кайту өчен бөтен уңайлыкларны тудырырга әзер.
Ххх
Сүз уңаеннан:
Быел Яңа ел каникулы 31 декабрьдән 8 январьга кадәр дәвам итә.
9 январь – эш көне. Ә якшәмбегә туры килгән 1 январь һәм шимбәгә туры килгән 7 январь көннәре башка бәйрәмнәргә күчерелә.