Кадыбаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фәридә Әхмәтова (укытучысы – Эльмира Рәсүлева), Казанда халыкара дәүләт телләре буенча олимпиаданың беренче турында призер булды. Бу бәйгедә республикадан барлыгы өч меңнән артык укучы катнашты.