Әгерҗе районы авылларында каз өмәләре уза

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Авылларда борынгыдан калган бик матур йола – күрше-күлән, дус-туган белән җыелышып каз өмәләре уза. Әнә, Тәбәрле авылында Ильяс–Фәнилә МУЛЛАХМӘТОВлар өмәгә бөтен авылны дәшкәннәр. Көне буе эш белән бергә рәхәтләнеп күңел ачтылар биредә  авыл уңганнары.

ЙОРТ КОШЛАРЫН КҮПЛӘП АСРЫЙЛАР

Бу җирлектә күп гаиләләр каз асрауны үзләренең яраткан шөгыльләре дип саныйлар. Тәбәрледән Нәзилә–Фәрит Шаһабиевлар, Вил–Раушания Вәлиевлар, Мирзалиф–Әнсәрия Харасовлар, Газинур–Раушания Галиевлар, Зиннур–Филисә Шәеховлар, Мукшурдан Рафил–Римма Сәлимуллиннар хуҗалыкларында быел да 20-30 баш каз үскән. Фәнилә–Ильяс Муллахмәтовларның ишегалды да язын сап-сары йомшак бәбкәләр белән тула икән.

–                   Ел саен күпләп бәбкә алабыз. Ә ата казны кышка асрарга калдырабыз. Бәбкәләр үстергәндә безгә мәшәкате азрак, ата каз – аларны саклаучы да, яклаучы да, – ди хуҗабикә Фәнилә апа.

“ЙОН СОСКЫСЫ“НА КАДӘР ЭЗЛӘДЕЛӘР

Әнә, бу хуҗалыкта өмә буласын ишетеп авыл апайлары өйдәге эшләрен иртүк бетереп куйганнар. Милли киемнәр кигән Гөлнара, Гөлфия, Римма, Рафилә, Мәсгудә, Нәзилә, Финисә, Гөлшат “Каз канаты кат-кат була, ир канаты ат була“ дип җырлап керделәр дә, каз йолкырга да керештеләр.

–                   Казлары да казлары... Берсе-берсе бишәр кило булыр, ахры, бик шәп, – диештеләр ханымнар. 

Ул ара да булмый, Мукшурдан оста баянчы Назыйм абый Моратов өмәчеләр янына килеп керде һәм кызларны җырлата да башлады. Әнә шулай, җырлый-җырлый һәрберсе ике-өч каз йолыкканнарын сизми дә калдылар апалар. Казларның эчен-башын алгач бәкегә төшәргә әзерләнгәндә капкада Фәнис Шаһабиевның гармун моңнарына кушылып бер төркем егетләр күренде. Рафил, Рөстәм, Шамил бик чая булып чыктылар, өмәчеләр каршына басып:

Челтәр элдем читәнгә,

Җифер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә дип кыюланып җырлап та җибәрделәр.

Кызлар да төшеп калганнардан түгел:

Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз икән дип сорауларын яудырдылар...

Менә шуннан башланды уен-көлке, җыр-бию... Татарча җилкенә-җилкенә биюче егет-кызларга кушылмыйча күңел түзәме соң инде?! Ул ара да булмый, хуҗабикә Фәнилә апа мичтә күпереп пешкән коймаклары, җиз самавырда кайнаган хуш исле чәе белән өмәчеләрне сыйлады. Бу вакытта үсмер кызлар Лидия, Гөлназ, Илүзә канат сыдыру белән мәшгуль булдылар.

Чү, капкадан елый-елый кем кереп килә?! Фәнис белән Финисәнең кызлары Илүзә икән! Аны авылның теге очында яшәүче бер апага “йон соскысы“ алып кайтырга җибәргән булганнар. Әй, балалык белән Илүзә дә белмәгән мондый соскының булмавын. Без дә балачакта өмә көнне авылның бер очыннан икенчесенә соскы эзләп йөргән идек шул. Апалар бер генә тапкыр алдый алдылар, ул безгә гомерлек сабак булды.

БӘКЕДӘ КАЗ ЮУ – МАТУР ЙОЛА

Көянтәгә казларны асып җырлый-җырлый бәкегә каз юарга төшү дә – борынгыдан калган матур йола. Әнә, өмәче кызлар да, аларга ярдәмгә килгән ир-егетләр дә, моңлы җырлар башкарып, елгага төшеп киләләр.

Кыз иңендә көянтә,

Көянтәдә – казлары.

Бигрәк матур, бигрәк уңган

Безнең өмә кызлары.

Хуҗалар йортыннан елгага кадәр үсмер кызлар каурый сибеп бардылар. Моның да үз сере бар: каурый сипсәң, киләсе елга хуҗаларның казлары тагын да ишле була. Йорт хуҗасы Ильяс абый елгага бик матур кечкенә басма ясап, бәке дә тишеп куйган. Берәүләр казларны бәкедә юа, икенчеләр елга буен шау-гөр китереп җырлый-бии.

–       Бигрәк күңелле өмә, – дип гармунын суза Раушания Вәлиева да.

Әнә шулай, казларны хуҗалар келәтенә урнаштырганнан соң авыл Мәдәният йортында уен-көлке башланды. Өмәчеләр “Җебегәнле“, “Капкалы“, “Табышмак әйтеш“ уеннарын искә төшереп үткәннәргә алып кайттылар.

Ә соңыннан барысы бергә хуҗабикә пешергән каз бәлеше белән сыйландылар. Бу көнне иртәдән кичкә кадәр күңелле бәйрәм рухы хөкем сөрде Тәбәрледә.

Каз өмәсе бәйрәмен карарга килгән авыл Мәдәният йортлары мөдирләре һәм китапханәчеләр, Мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәнис–Финисә Шаһабиевларга, йорт хуҗалары Муллахмәтовларга, өмәчеләргә зур рәхмәтләрен әйтеп, киләчәктә үзләрендә дә шундый матур “Каз өмәсе“ бәйрәме оештырырга кирәк дип дәртләнеп киттеләр Тәбәрледән.  

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International