Тиздән авыл җирлекләре башлыкларыннан кайсысы иң оста бадминтончы икәнлеге билгеле булачак

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Ел дәвамында авыл җирлекләре арасында барган спартакиадага бу атнада нокта куела.

19 ноябрьдә Әгерҗенең 2нче мәктәбендә авыл җирлекләре башлыклары арасында бадминтон һәм “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе“ ярышлары була. Бәйгеләргә старт сәгать 9да бирелә.

-  Без көн саен диярлек бадминтон уйнап карыйбыз. Сынатырга исәп юк, - диделәр Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров һәм Күләгәш авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International