Бу атнада финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Бадахшин Әгерҗе районы Советы депутатларын, җитәкчеләрне 2017-2019 елларга Әгерҗе районы бюджеты проекты белән таныштырды.
КЕРЕМНӘР
– Иң элек 2017 елда салымнардан күпме керем керәчәген фаразлап үтәм. Физик затлар кеременнән консолидацияләнгән бюдҗетка 244 млн 453 мең, район казнасына 213 млн 651 мең сум акча керер дип фаразлана. Физик затлар милкеннән салым тулысынча шәһәр һәм авыл җирлекләренә бюджетына күчә һәм ул 3 млн 282 мең сум булыр дип көтелә.Җир салымы да шәһәр-авыл җирлекләре казнасын шактый тулыландыра. Алдагы елда бу төр салымнан 13 млн 752 мең сум керер дип фаразлана. Тулаем керемгә салымнан 18 млн 86 мең сум акча көтелә. Дәүләт пошлинасы буенча район бюжеты 3 млн 64 мең сумга тулыланырга тиеш. Район казнасының салым булмаган керемнәреннән 7 млн 374 мең сум акча керүе фаразлана, – дип Альфред Бадахшин депутатларны керемнәр белән таныштырудан соң чыгымнарга күчте.
ЧЫГЫМНАР
Район бюджетын планлаштырганда гадәттәгечә алдагы елларга да социаль тармакны тәэмин итү, халыкның тормыш шартларын, муниципаль хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга иң зур әһәмият бирелде.
2017 елда дәүләт һәм муниципаль бюджет, автоном учреҗдениеләр хезмәткәрләренең хезмәт хакын 1 октябрьдән 4,9, 2018 һәм 2019 елларда 4,5 һәм 4 процентка арттыру планлаштырыла.
Бюдҗетның чыгымнар өлеше “Гомумдәүләт мәсьәләләре“ бүлегеннән башлана һәм ул консолидацияләнгән бюдҗет буенча 80 млн 660 мең, район казнасы буенча 58 млн 984 мең сум булыр дип көтелә. Әлеге бүлеккә районның резерв фонды, идарә аппаратын тоту, җирле казнадан финанслана торган оешмаларның милкенә салым, үзәкләштерелгән бухгалтерия чыгымнары керә.
Бердәм диспетчер хезмәтен тотуга 1 млн 257 мең сум акча тотылыр дип фаразлана.
“Милли экономика“ бүлеге буенча чыгымнар 15 млн 845 мең, шул исәптән юл фонды – 14 млн 500 мең, хайваннардагы авыруларны кисәтү һәм дәвалау өчен чыгымнар 1 млн 345 мең сум.
Торак-коммуналь хезмәтләргә консолидацияләнгән бюджеттан 35 млн 247 мең, район казнасыннан 6 млн 396 мең сум акча тотылачак.
Табигатьне саклау чараларына чыгымнар 1 млн 775 мең сум планлаштырыла.
Аннан соң Альфред Бадахшин иң зур “Социаль мәдәни тармак“ бүлегенә китәчәк чыгымнарга тукталды.
Мәгариф. 2017 елда бу тармакка район бюджеты чыгымнары күләме 482 млн 698 мең булыр дип көтелә. Әлеге чыгымнар мәктәпкәчә, мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрен тотуга һәм үстерүгә тотылачак.
Мәдәният, кинематография тармагы чыгымнары 56 млн 117 мең, район казнасы буенча 38 млн 997 мең сум.
Сәламәтлек саклау тармагында эпидемиягә каршы чараларга чыгымнар 503 мең сум каралган.
Социаль сәясәт тармагында гомуми чыгымнар 12 млн 682 мең сум фаразлана.
Район казнасыннан шәһәр һәм авыл җирлекләренә 2017 елда 35 млн 340 мең, 2018 елда 35 млн 856 мең, 2019 елда 35 млн 882 мең сум чыгым планлаштырыла.
2017-2019 елларга район бюджеты дефицитсыз итеп төзелгән.
2017 елда консолидацияләнгән бюджетның керем һәм чыгым өлешләре 686 млн 985 мең, район бюджетының– 654 млн 478 мең сум.
Депутатлар район бюджеты проектын беренче укылышта кабул иттеләр.
Рәмзия Зарипова.