Әгерҗелеләр район башлыгы кулыннан бүләкләр алдылар

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Районда спортны үстерүгә зур өлеш керткәне, үсеп килүче буында спортка мәхәббәт тәрбияләгәне, бу өлкәдә күпьеллык һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен балаларга белем бирү-савыктыру үзәгененең шахмат буенча өстәмә белем бирү педагогы Әюп Шәриф улы ХӘКИМОВ “Татарстан Республикасының физик тәрбия һәм спорт отличнигы“ Почет билгесе белән бүләкләнде.

ххх

Сайлау кампанияләрен үз югарылыгында оештыру һәм үткәрүдәге күпьеллык намуслы хезмәте өчен Тәбәрледәге 482нче санлы участок сайлау комиссиясе рәисе Нәүфәл Нурислам улы ӘХМӘДУЛЛИН Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең  Почет билгесе белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International