Милеккә, җиргә, транспортка салым түләү вакыты ахырына якынлаша. 1 декабрьгә нибары ике атна калып бара.
Хәбәр иткәнебезчә, быел гражданнарга салым түләү кәгазьләрен хат ташучылар сентябрь, октябрь айларында гына өләшә башладылар. Хәтта бүгенгә кадәр әлеге уведомлениеләрне алмаучылар да бар. Әмма почта әрҗәсенә салырлар әле дип көтеп ятмагыз. Район финанс-бюджет палатасының финанс инспекторы Надежда Колесникова да шул турыда кисәтә.
– Милек салымын җыюның киеренкелеген күздә тотып, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелегенә салым җыюны ныклы конрольгә алырга боерды. Бу көннәрдә бюджет оешмалары, авыл халкы, зур оешмаларда эшче-хезмәткәрләр арасында салым түләү буенча аңлату эшләре алып барыла. Оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр һәм аларның гаилә әгъзаларының салым түләү турындагы мәгълүматы атна саен ТР Финанс министрлыгына җибәрелә. Шуңа күрә хезмәт коллективлары җитәкчеләре үзләрендә эшләүчеләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының салым түләүләре өчен җаваплы. Ә сез аларны уңайсыз хәлдә калдырмагыз, – ди ул.
Алай гына түгел, әлбәттә. Салымны вакытында түләү һәркемнең бурычы бит ул.
Салымнарны барлык банк, почта бүлекчәләрендә кабул итәләр.
Салымны 1 декабрьгә кадәр түләмәүчеләрне һәр көнне пени көтә. Ә мәҗбүри түләткән өчен башкару взносы да алачаклар.
1 декабрьгә кадәр салымыгызны түләгез дә, тыныч күңел белән йөрегез, хөрмәтле райондашлар.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
Белешмә.
Милеккә, җиргә, транспортка салымыгызны 1 декабрьгә кадәр түләргә ашыгыгыз.
Район буенча халыктан барлык салымның 44 проценты гына җыелган. Әгерҗе шәһәрендә, Иж-Бубыйда, Тирсәдә, Яңа Бәзәкәдә салым җыю сүлпән бара.