Әгерҗе районында авыл хезмәтчәннәре хезмәт хакын ничек ала?

2016 елның 18 ноябре, җомга

ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакын түләүгә аеруча игътибар итәргә өндәде.

Районыбызда авыл хуҗалыгы дилбегәсен үз кулында тотучы “Нәүрүз“ һәм “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтләрендә хезмәт хакы ничек түләнә соң? Сүзне авыл хезмәтчәннәренең үзләренә бирик әле.

Илшат ШАКИРОВ – “Яңавыл“ бүлекчәсе механизаторы:

-  Мин тракторда эшлим. Кирәк икән, тимерче дә, эретеп ябыштыручы да. Кыскасы, кая кушалар, шунда эшлибез. Җәй көннәрендә хезмәт хакы уртача 17-18 мең сум чыга. Кыш көне бермә-бер кими инде ул. Шушы көннәрдә август ае өчен хезмәт хакы бирәчәкләр дигән хәбәр бар. Әле ярый, абзарда маллар тотабыз. Хезмәт хакын вакытында алмагач, алар – төп яшәү чыганагы. Газ, ут өчен ай саен түләргә кирәк. Кызыбыз югары уку йортында укый. Гомумән, акча көн саен чыгып кына тора.    

Роза НӘҖМЕТДИНОВА – “Исәнбай“ бүлекчәсе сыер савучысы:

-  Мин фермада 37нче елымны эшлим, хәзер 34 сыер савам. Безнең фермада бөтен эш кул көче белән башкарыла: силос салу, сөт ташу һ.б.лар. Шушы еллар эчендә юньләп отпускка да чыккан юк инде, кирәк чакта 2-3 көн ял алабыз да ел әйләнәсе эшлибез. Җәйге чорда  хезмәт хакы зарланырлык түгел, менә  соңгы тапкыр август ае өчен 18 мең алган идем. Көзге айларга аз булыр инде, сөт тә кимеде бит хәзер. Тик шунысын вакытында бирсәләр, ничек тә җиткерергә булыр иде әле...

Рафил Йосыпов – “Биектау“ бүлекчәсе бозау караучысы:

-  Мин соңгы тапкыр 28 октябрьдә август ае өчен акча алган идем. Җәй буе бозау көтүендә йөрдем, хәзер “салкын ысул“ белән тәрбияләүче 68 бозавым бар. Уртача хезмәт хакым 10 мең сумнан да ким чыкмый. “Бисмилла“ны әйтсәң, авылда җитә инде, нишлисең...      

ххх

Быелгы урып-жыю чорында комбайнда эшләгән берничә механизатор белән дә аралаштык. Алар әлеге чор өчен хезмәт хакы да түләнмәвен, ашлык та бирелмәвен бәян иттеләр.

“Яңа елга кадәр хезмәт хакы бирү планлаштырыламы? Комбайнчылар белән кайчан исәп-хисап ясалачак?“ кебек сораулар белән “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте директоры Ленар Нургаяновка да мөрәҗәгать иткән идек. Ни кызганыч, чираттагы ялга киткән булып чыкты җитәкче. 

Ә язманы Рөстәм Миңнехановның әлеге киңәшмәдә аеруча басым ясап әйткән сүзләре белән тәмамлыйбыз. “Хезмәт хакы – гражданнарның кереме ул, аңа аларның тормыш дәрәҗәсе бәйле. Алар шул акчага гаиләләрен ашатырга, коммуналь хезмәт өчен түләргә тиеш. Без, җитәкчеләр буларак, уртача хезмәт хакы, халыкның иминлеге турында уйларга тиеш". Бу сүзләр авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче һәр җитәкчегә кагыла.

Белешмә:

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 октябрьгә “Нәүрүз“ ширкәтендә уртача хезмәт хакы – 15786, “Агрофирма–Әгерҗе“дә – 14125, “Агро-Престиж“да – 12956, “Сарсак-Омда“да – 13023, “Наҗар“да 12302  сум тәшкил итә. Ә район буенча авыл хезмәтчәннәренең узган ел шушы чорга уртача хезмәт хаклары 13952 сум булса, быел – 14328 сум.    

Сораштыруны Дания АБЗАЛИЕВА әзерләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International