Бүген – Әгерҗедә һәм авылларда үзара салым буенча референдум уза.
Сайлау участоклары үз ишекләрен иртәнге сәгать 7дә үк ачты. 467нче сайлау участогына иң беренче булып тимер юл предприятиесендә эшләүче Елена Серебрякова килде.
– Участокка беренче булып килүчегә бүләк тә әзерләгән идек. Елена ханымга истәлек бүләге тапшырдык, – диде комиссия әгъзасы Лилия Молчанова.
Ике баласы белән участокка килгән укытучы Гөлнара Хуҗахмәтова исә:
– Шәһәребез чәчәк атсын өчен үз өлешебезне кертә алуыбызга сөенәбез. Референдум уздырыла башлагач, шәһәр-авылларда күпме матур үзгәрешләр булды. Юллар төзекләндерелә, картайган агачлар киселә һәм башка эшләр башкарыла. Гомер итү өчен Әгерҗене сайлаганбыз икән, без аның, әлбәттә, матур һәм төзек булуын телибез. Үсеп килүче балаларыбыз да туган шәһәрләре белән горурланып үссеннәр өчен тырышабыз, – диде.
Район Мәдәният сараендагы сайлау участогында иртәнге сәгатьләрдә бераз сүлпәнлек сизелә иде әле.
– Сәгать 10-11ләрдә халык активлашыр дип өметләнәбез, – диде комиссия әгъзасы Эльвира Нәбиева.
Исегезгә төшереп үтәбез, үзара салым 18 яше тулып, сайлау хокукы алган гражданнардан җыела. Әмма 80 яшьтән өлкәнрәкләр, I һәм II группа инвалидлар, көндезге бүлектә укучы студентлар, хәрби хезмәттә булган егетләр бу салымнан азат ителә.
Сайлау участоклары бүген кичке сәгать сигезгә кадәр эшләячәк.