20 ноябрьдә – юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне.
Шул уңайдан бүген Әгерҗедә акция узды. Мәктәп укучылары каршында ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВ чыгыш ясады. Ул юлларда игътибарлы булырга чакырды. Акциядә катнашучылар юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, алар хөрмәтенә һавага кызыл шарлар очырдылар.
Ел саен юлларда күпме кешеләрнең гомерләре өзелә! Юлда йөрүчеләргә теләк бер генә: өйләрегезгә исән-имин кайтырга язсын! Сезне анда якыннарыгыз, сөекле балаларыгыз, әти-әниләрегез көтә.